Изге эшләр
Яңа Кырлайдан Фаил Заһидуллин хәбәр итә.
Быел яңадан улым Заһидуллин Айнур һәм үземнең исемемнән чалган корбан итеннән әзерләнгән плау белән зират чистарту эшендә катнаша алган авылдашларны сыйладык. Пешекчебез, авыл егете, Мәгъсумов Илнар Хәмит улы әзерләгән ризык телләрне йотарлык булды. Авылыбыз - Яңа Кырлай матурланганнан матурая, Аллаһның биргәненә шөкер. Гүзәл эшләребезне дәвам итәселәр килеп кенә тора.
Яшь муллабыз - Сабиров Илгиз Фирдинат улы мондый эшләрне хуплый һәм бик актив рәвештә ярдәм итә. Зират чистартуда 45- 50 ләп егетләребез катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев