Илшат Нуриев та үз өлешен кертте
Бөтенроссия халык фронтының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе ярдәме белән "Изге эшләр лигасы" хәйрия фонды "Игелекле кәрҗин" хәйрия акциясе үткәрә. Аның Арчадагы координаторы Руслан Әһлиев.
- Бу акция Биектау районында башланып китте. Үзем яшәгән Арча районында да үткәрергә уйладым, - диде Руслан.
Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? "Магнит", "Победа", "Нур", "Светофор" кибетләрендә бокслар урнашкан. Изгелек кыласы килгән кеше кибеттән әйбер сатып алып, шунда сала.
- Без халыкны социаль яклау бүлеге белән эш итәбез. Алар мохтаҗлар исемлеген бирә, без җыелган продуктларны шул кешеләргә илтеп тапшырабыз, - диде Руслан.
"Победа" кибетенә район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Азык-төлек җыеп, әлеге бокска салды.
Нет комментариев