erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кадерсез әниләр...

Һәр вакыйганы йөрәк аша үткәрәләр

Сара Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Саяра” халык театры премьерасы булды.
Һәр сезон бу коллектив үзенең тамашачыларын яңа спектакльләр белән сөендереп килә.  
Гадәттә, “Саяра”лар тирән эчтәлекле, көн кадагына суга торган, мәгънәле әсәрләргә алына. Режиссеры Фердинанд Фәттрахманов үзе дә пьеса эзләүгә бик талымчан. Аңа ишектән чыгуга нәрсә караганнарын оныта торган түгел, ә кеше күңелендә тирән эз калдыра, урыны белән елата да, көлдерә дә торган спектакль булсын. Һәм шундыйларны сәхнәгә куя да.  
Бу юлы “Саяра” халык театры Г.Мөхәммәдшинаның “Пар аккош” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Язмышлардан узмыш юк.... драмасын тәкъдим итте. Режиссеры – Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, режиссер ярдәмчесе Гөлзада Вахитова.
Эчтәлеге буенча спектакль картлар йортында бара. Киң таралган, шул ук вакытта көн кадагына суккан проблемаларның берсен күтәргән коллектив. Бүгенге мул тормышта уллары, кызлары, киленнәре була торып та, карыйсы килмичә ата-аналарын картлар йортына илтеп тапшырганнары, шунда я яшәткәннәре, араларында килеп хәлләрен дә белмәгәннәре бар. Кайберләренең күзләрен эчүчелеккә бирелүләре томалый, кайберләре бай булуларына карамастан әти-әниләреннән баш тарта... Сәбәпләре төрле, әмма газизләрнең газизе булган ананы рәнҗетүгә илтә торган түгел.
Спектакль тамашачыны уйланырга мәҗбур итте. Кадерсез әниләрнең картлар йортында яшәргә мәҗбүр булуын күреп утырган тамашачы аларны кызганып кызганып елап утырды. Соңыннан артистларны аягүрә басып алкышлады. Мондый рольне хәтта сәхнәдә уйнавы да бик авыр. Һәр вакыйганы йөрәк аша үткәрергә, үзеңне геройлар урынына куеп карарга, аларның уй-кичерешләрен җиткерә алырга да кирәк. Гөлсинә Халикова, Зөлфия Фәтхуллина, Гөлзада Вахитова, Гөлнара Мәгъсумова, Әлфия Мөхәммәдиева, Гөлфинә Вафина, Зәрия Халикова, Әминә Вафина образларны халык күңеленә үтеп керә алырлык итеп ачып бирә алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре