Кайсы көрәш тренерлары иң күп уңышка иреште?
Бу кызыклы!
Менә инде 6 ел дәвамында "Арча" спорт мәктәбендә эшләгән көрәш тренерлары арасында рейтинг үткэрелеп килә. Анда, тренерларда шөгыльләнүче көрәшчеләрнең район, республика, Россия беренчелекләрендә, районара турнирларда ел дәвамында ирешелгән уңышлары исәпкә алына. Арча Сабантуенда шуңа нәтиҗә ясала. 2022-2023 нче уку елы нәтиҗәләре буенча,
1нче урында Һидиятуллин Фәнил Фәнисович, 2нче - Галиев Рәис Фәнисович, 3нче - Саләхов Марат Радикович, Әскаров Илүс Илдусович.
Тренерларга Арча районы башлыгы Илшат Нуриев диплом hәм акчалата буләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев