Казанда Татарстан көнен зурлап билгеләп үтәләр
Казанда арчалар да күп иде.
Бүген Казанда бәйрәм концерты Г.Камал театры каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә башланды. Арчалар да чыгыш ясады. Арча педагогика ккөллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән һәм бүгенге көндә районыбызның "Арча бизәкләре" халык уен кораллары ансамблендә чыгыш ясаучы Филарит Гасыймовка гармун бүләк иттеләр. Котлыйбыз! Якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт татар җыр һәм бию ансамбле чыгышын аерата дулкынланып карадык. Айдар Фәйзрахманов үзе дә шунда иде. Гармунчылар парады Тукай скверы, аннан соң Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр дәвам итте. 15:00-17:30 сәгатьтә Кремль Яр буенда “Уйнагыз, гармуннар!” концерты узды. Казан бәйрәмендә арчалар да катнашты. Кем бәйрәмне карарга, ә кем халык уен кораллары, җыр ансамблендә, гармунчылар парадында катнашырга барды. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев