Казанда узган «Прорыв» бәйгесендә арчалылар зур уңышларга иреште
16 ноябрь көнне Казанда «Прорыв» X Республика заманча сәнгать бәйгесе узды.
Әлеге мәртәбәле чарада Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
«Тамчылар» бию төркеме ике II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Яшь башкаручыларның осталыгын әзерләүче җитәкче – Гомәрова Альбина Данис кызы.
«Патриотик шигърият. Соло» номинациясендә театр бүлеге укучылары да сөенечле нәтиҗәләр күрсәттеләр. Нурсолтан Фәйзрахманов – II дәрәҗә Лауреат, ә Азалия Хәсәнова – III дәрәҗә Лауреат исеменә ия булдылар. Аларның укытучысы – Ахунова Ләйсән Габделәхәт кызы.

Арча сәнгать мәктәбе коллективы укучыларын һәм остазларын иҗади уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
Фотолар: Арча балалар сәнгать мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев