erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты

Район үзәк китапханәсендә матур очрашу булды.

Риман әфәнденең яңа китабы чыкты. "Хәзергә шулар" дип атала ул. Яңа китапны тәкьдир итү кичәсе булды. Риман әфәнде белән бергә иҗатташ иптәшләре якташыбыз Вакыйф Нуриев, Зиннур. Мансуров кайтты. Истә калырлык очрашу булды. Очрашуны үзәк китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллина алып барды. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева Риман Гыйлемханны яңа китабы белән котлады һәм иҗат уңышлары теләде.  Китапханә кызлары китаптан гыйбрәтле, кызыклы мәкаләләр укыды. Яраткан җырчыларыбыз Расих Галимҗанов, Халидә Вафина, Факия Шәрәфетдинова бик матур итеп җырладылар. Риман әфәнде түзмәде, кушылып җырлады да..Әтисе Солтан Гыйлемханов гомере буе шигырьләр яза. Башта балалар йорты директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Без – Тукай нәселе, ди Риман әфәнде. Әнисе Дания апаның әтисе Габдрахман мулла белән Габдулла Тукай туганнан туган булганнар. Бабаеның әнисе Бибифайзә белән Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф – бертуганнар. Мөхәммәтгалим балалары. «Тукайның туганнары без», – дип, әнисе әйтеп үстергән. Ахырдан Риман әфәнде" Зурладыгыз, мактадыгыз, рәхмәт. Эх, хатын ишетмәде...", - дип көлдерде дә. Менә шундый ул Риман Гыйлемхан! Көлдерә дә, елата да... Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре