erid:2VtzquqpS7d
Казанның Мирный бистәсендәге Сабантуйда арчалар да катнашты
Арча яңалыклары

Казанның Мирный бистәсендәге Сабантуйда арчалар да катнашты

Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Арчалар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен, милли уеннарын чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр.

Сабантуй кунаклары - Төркиядән килгән делегация, дәрәҗәле затлар булды. Теләге булган hәркемгә кайнар чәй, яңа гына мичтә пешкән коймак белән сыйланырга мөмкин булды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев