erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казансу паркында өмәләр гөрли

Ике эшне бергә башкарырга туры килде. Үзебез дә өмәдә катнаштык һәм өмәчеләрнең дә хәлләрен белеп, сөйләшеп, фото, видеоларга төшердек. Күңелле булды.

Иртәдән яңгыр сибәләп куркыткан иде. Шулай да тәвәккәлләдек. Һәм оттык. Яңгыр яумады. Рәхәтләнеп, уен-көлке белән эшләдек.

Казансу елга буенда аерата озын коры үләнле, чыбык-чабыклы авыр участокларның берсендә "Энергосбыт" оешмасы хезмәткәрләре эшли иде. Рөстәм Әхмәтҗанов үзе белән кул пычкысы да алган. Җыештырырга комачаулаган астагы агач ботакларын кисеп алган. Алар өчәү. Айгөл белән Әлфия дә җыештыру эшләре белән мәшгуль.

Янәшәдә генә, шулай ук коры үләнле, чүпле авыр участокта Арча гуманитар техникумы командасы эшли. "Без өч укытучы, 17 студент", - дип таныштырды алар үзләре белән. Егетләр җыештыралар да,  чүп тутырылган капчыкларны йөк машинасына ташып та торалар.

ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләре дә биредә. Укучылар сарае, район социаль яклау идарәсе, тернәкләндерү үзәге, Арча педагогика көллияте, шәһәр советы хезмәткәрләре, Теплосервис, Идарәче компания - аларны санап бетереп булмый, бар да биредә.

"Арча КСМы" ширкәте хезмәткәрләре эше тутырылган капчыкларыннан күренеп тора. Нәзирә Рәхимуллина: "Эшләп тә карадык, тигәнәккә батып беттек. Безнең ничек эшләгән күпердән яхшы күренә", - дип, эшләгәннәрен күрсәтер өчен янәшәдәге күпергә алып менеп китте. Дөрестән дә, алар чистарткан күпернең бер ягы - елга буе ялт иткән. Алар бишәү: Нәзирә Рәхимуллина, Ләйлә Җәләева, Айдар Сафин, Илназ Габдрахманов, Ленар Хаҗиәхмәтов.

"Җыештырулар үзебез өчен, - дип сөйләшүне дәвам итте Нәзирә ханым, - Җәйләргә чыгабыз. Сабантуйлары җитәр. Шушы матур, җыештырылган урыннардан сөенеп үтәргә, ял итәргә  язсын!".

Өмәләр дәвам итә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре