Кәеф төште. Моңсу булып китте...
Юл уңаенда киемнәр кибетенә кереп чыктым.
Ул бүлектә киемнәрне җыеп бетергән иделәр инде. Күршесе:
-- Ябылды, -- диде.
Әллә ничек моңсу булып китте. Сатып алучылар ул бүлекне яраткан иде. Арзан һәм заманча дия--дия шуннан киенделәр. Мин үзем дә ул бүлектән күлмәк, кофта алдым.
Ул бүлекнең ябылуы кызганыч. Сату хуҗасын канәгатьләндермәгәндер инде. Кибетләр күп бит хәзер.
Аннан кеше Казанга да йөри. "Киемне Казаннан ташламага алдым", -- дип мактаналар.
-- Балага аяк киеме аласы бар, дип, бер аяк киеме артыннан Казанга чыгып китүчеләр дә бар.
Менә шулай, кибет тотучыларга да кыен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев