Кемнәргә коронавирус янамый?
Тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый.
Кеше коронавирус инфекциясе йоктырудан «кача» яки авыруның җиңелчә узуын тәэмин итә ала торган шартлар бар. Бу хакта «Известия» газетасы иммунолог, контракт-тикшеренү компаниясе генераль директоры Николай Крючковка сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый. Әгәр мондый кешенең организмына вирусның зур булмаган «доза»сы эләксә, ул авырмаячак, чөнки иммунитет инфекцияне мөстәкыйль рәвештә җиңәчәк.
Әмма бу очракта коронавирус симптомнары булмаса да, авыруга карата иммунитет барлыкка килми.
Шулай ук инфекциянең ахыргы нәтиҗәләре салкын тидереп авырган кешеләр өчен дә алай ук куркыныч түгел.
«Гадәттә, мондый очракта аларда антитәнчекләр яки иммун Т-күзәнәкләр саклана, алар коронавируска да җавап бирә», - дип яза «Известия».
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев