erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык җыеннарында

2020 елның гыйнвар–февраль айларында районда халык җыеннары уза. Аларда җирле үзидарә органнары һәм предприятие, оешмалар башкарылган эшләр һәм киләчәккә эш планнары турында хисап тота.

 

Әлеге җыеннарда без дә катнашабыз һәм республикада, районда янгыннар турында, аларны булдырмый калу хакында сөйлибез.

2019 елда Татарстан Республикасында 6055 янгын булды, 149 кеше һәлак булды, шуларның 11е балалар, 252 кеше имгәнде 34е балалар. Республикада янгын вакытында балаларның һәлак булуы һәм имгәнү очраклары арта бара.

Арча районында 58 янгын чыкты, аларда 3 кеше һәлак булды, тагын 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Быелгы янгыннарда (барысы – 6) 1 кеше һәлак булды. Болар барысы да безне кат-кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез. Ел саен Арча районында янгыннарда кешеләр һәлак була, ут дистәләгән йортларны һәм каралты-кураларны юкка чыгара.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Җылыту мичләренә һәм төтен чыга торган юлларга игътибарлы булыгыз, тузган чыбыкларны вакытында алыштырыгыз. Йортыгызга янгынны белгертүче приборлар куярга кирәк. Без бу турыда гел әйтеп торабыз. Шулай ук һәр йортта кимендә 4 литр күләмендә порошоксыман янгын сүндергеч булдырырга кирәк. Янгын сүндергеч ярдәмендә яңа гына чыккан янгынны тиз сүндерергә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын чыкса, 01,101,112 телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.

Антон Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X