erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт килешүен өзү

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 81нче маддәсенең 1нче өлешенең 2нче пункты нигезендә, хезмәт килешүе эш бирүче тарафыннан оешманың, шәхси эшмәкәрнең хезмәткәрләр яки штат кыскару очракларында өзелергә мөмкин.

 

Эштән җибәрү әгәр хезмәткәрне аның язмача ризалыгы белән эш бирүчедә булган, хезмәткәр сәламәтлеген исәпкә алып башкара ала торган башка эшкә күчерү (хезмәткәр квалификациясенә туры килә торган вакантлы, вакантлы түбәнрәк вазифага яки азрак түләнә торган эшкә) мөмкин булмаганда рөхсәт ителә.

Эш бирүче бу очракта хезмәткәргә үзенең әлеге җирлектә булган күрсәтелгән таләпләргә җавап бирә торган барлык вакансияләрне тәкъдим итәргә тиеш.

Хезмәткәрләр санын яки штатны кыскартканда эштә калдыруда хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе югарырак булган хезмәткәргә өстенлек бирелә.

Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе тигез булганда түбәндәгеләр өстенлектән файдалана: гаиләләргә – тәрбиядә ике яки артыграк кеше (тулысынча  хезмәткәр тәрбиясендәге яки аннан яшәү өчен даими һәм төп чыганак булган ярдәм алучылар) булганнар; гаиләдә биредә эшләгәндә хезмәт имгәнүе яки һөнәри авыру алган мөстәкыйль хезмәт хакы алучы булмаса; Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Ватанны саклау буенча сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары; эш бирүче эштән аермыйча квалификациясен күтәрергә җибәрелгән хезмәткәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күмәк килешү белән хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе тигез булганда эштә калдыруда өстенлек белән файдаланучы башка категория хезмәткәрләр дә күздә тотылырга мөмкин.

РФ Хезмәт кодексының 180нче маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәткәрләр һәм штат санын кыскартканда хезмәткәргә булган башка эш урынын тәкъдим итәргә бурычлы.

Хезмәткәр белән  хезмәт килешүен эштә калдыру өчен өстенлеге булмаганда гына өзәргә мөмкин һәм ул бу турыда кимендә ике ай алдан кул куйдырып кисәтелергә тиеш.

Вакытлыча эштә булмаучыларның (мәсәлән, бала карау буенча ялда) урыны вакантлы саналмый. Алар урынында эшләп торучыга эш бирүче хезмәткәрләр санын яки штатын кыскарту буенча нәрсә дә булса тәкъдим итәргә бурычлы түгел.

Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X