Видеоэлемтә ZOOMда барачак
18 июньдә 11 сәгатьтә мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокук белемнәре мәктәбе дәресләре узачак. “Республика спорт-адаптив мәктәбе” җитәкчесе Фәридә Сафиуллина алып барачак. ZOOMда узачак конференциягә катнашу өчен 89991579442 номеры аша язылу мәҗбүри. Әлеге номерга үзегезнең исемегезне, фамилиягезне, әтиегезнең исемен һәм телефон номерыгызны язарга кирәк.
Нет комментариев