erid:2VtzquqpS7d
Кичәге янгын: ут төрткәннәрме, әллә газ баллоны шартлаганмы?
Арча яңалыклары

Кичәге янгын: ут төрткәннәрме, әллә газ баллоны шартлаганмы?

Кешеләр арасында имеш-мимеш таралды: берәүләр "Ут төрткәннәр", икенчеләр "Газ баллоны шартлаган" дип сөйләште.

Исегезгә төшерәбез: кичә Арчада янгын чыгып, шәхси эшмәкәр Әмир Нигъмәтуллинның агач материаллары склады, автосервисы, автомойкасы, административ бинасы янып бетте, мунчасы зур зыян килде.

Кешеләр арасында имеш-мимеш таралды: берәүләр "Ут төрткәннәр", икенчеләр "Газ баллоны шартлаган" дип сөйләште.

Янгын күзәтчелеге бүлегендә эшләүчеләр белдергәнчә, сәбәбе - административ бинадагы электр чыбыкларында кыска ялганыш булган һәм һәм шул янгын чыгарган.


Нет комментариев