Кәләш үзенең туенда үлгән
Узган атнада туй мәҗлесе вакытында кәләшнең гомере өзелгән.
Бу хәл Мәскәүдә булган. Туй мәҗлесе вакытында ресторанда 25 яшьлек кәләшнең хәле начарлана. Тантана кунаклары кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырталар.
Кызганычка каршы, кызны коткарып булмый. Башлангыч мәгълүматларга караганда, табиблар кәләшнең анафилактик шоктан вафат булуын белдергән.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: bashnews.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/K-l-sh-zene-tuenda-lg-n-363137/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев