erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көчле спортчыларны, тренерларны котладылар

Спортчы балаларны, аларның тренерларын зурлау кирәк.

19 декабрьдә спортта уңышка ирешкән мәктәп укучыларын, тренерларын район башлыгы котлаячак дигән хәбәрне алдан белдек. Чөнки безнең улыбыз Сәгыйть Надршин быел таэквондо буенча Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Аягын авырттыру сәбәпле Россия чемпионатына баралмый калды. Кара билбауны чүттән генә алмый калды. Тренерлары Газинур һәм Руслан  Борхановлар алдан хәбәр итеп куйдылар. Ак күлмәктән, кара чалбардан бәйрәмчә киенеп килергә. Сәгыйть бик сөенде. Район башлыгы үзе котлаячак!

 Хезммәттәшебез Гөлнур Миннебаеваның да улы Раяз спортчы, футболны яхшы уйный. Ул сәхнәгә Татарстан Республикасы футбол федерациясе Кубогында 2нче урын алган 2010-2011 елгы егетләр белән сәхнәгә чыкты.

Тантана көндезге сәгать 11дә башланып китте. Башта район мәдәният йортының икенче катында әзерләнгән кубоклар, уңышлар күргәзмәсе белән таныштылар. Аннан тамаша залына үттеләр.  Ә зал тулы спортчылар.

Тантана “Арча” спорт мәктәбенең таэквондо секциясендә шөгыльләнүче спортчылар бик матур чыгыш ясадылар. Шунна котлаулар башланып китте.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов спортчыларны уңышлары белән котлады. Исәнлек-саулык, уңышлар теләде. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә таэквондо тренеры Газинур Борханов чыкты.  Ул “Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешендәге уңышлары өчен” Мактау билгесе белән бүләкләнде. Көрәш тренеры Рамил Хәкимҗанов, волейбол тренерлары Азат Баһаветдинов, Нияз Әмиров Татарстан Республикасы  спорт министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән менә кемнәр бүләкләнде: баскетбол тренеры Илсур Фәсхетдинов, бокс тренеры Гөлүсә Галиева, армрестлинг тренеры Фәнис Мөхәммәтшин, мәктәпләрнең физик тәрбия укытучылары Хәлил Хәсәнов (Курса-Почмак), Илдар Шакиров (Лесхоз), Айрат Ситдыйков (Иске Кырлай), Айрат Сәләхов (Арчаның 1нче мәктәбе), Зөлфәт Хәйруллин (Яңа Кенәр), Булат Гәрәев (Арчаның 7нче мәктәбе), Рәнис Нәбиуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе), Марсель Минһаҗев (Урта Курса).

Аннан соң сәхнәгә 2025 елда уңышка ирешкән көрәшчеләр - Татарстан һәм Россия чемпионнары чакырылды. Алар: Аяз Фәйзрахманов (тренеры Марат Сәләхов), Газинур Шиһапов (тренеры Илүс Әскәров).

Котлаулар дәвам итте. Уңышка ирешкән көрәш тренерлары да сәхнәгә күтәрелде. Алар: Фәнил Һидиятуллин, Марат Сәләхов, Фәнис Зарипов, Илүс Әскәров, Марат Әхмәдиев, Рәис Галиев, Рамил Хәкимҗанов.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов шулай ук бокс тренерлары Гөлүсә Галиева, Ләйсән һәм Марат Галиевларны уңышлары белән котлап үтте. Зур уңышка ирешкән боксчылар, спорт осталары  Азамат Галиев, Али Галиев,  Татарстан чемпионы Юлия Трофимова, Татарстанның бронза призчысы Ислам Сабиров район башлыгы котлауларын алды.

Котлауларны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин, Арча спорт мәктәбе директоры Марат Сәләхов дәвам итте. Тантана җыр-биюләр белән бик матур булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре