erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Корбан гаетенә әзерлек. Гарәфә көне

Без сезнең белән мөбарәк вакытта яшибез.

Без сезнең белән мөбарәк вакытта яшибез. Ул – зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көне .

Һәм шушы көннәрнең берсе, аеруча дәрәҗәле һәм фазыйләтле көн ул – зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне – Гарәфә көне. “Гарәфә” атамасы Мәккә шәһәреннән якынча 22 чакрым ераклыкта урнашкан Гарәфәт җирлегенә бәйле. Шушы Гарәфәт үзәнлегендә динебезнең 5 нигезенең берсе булган хаҗ гамәлен кылучылар зөлхиҗҗәнең 9 нчы көнендә җыелып, кояш баеганчыга кадәр Раббыбызны олылап, мактап, догалар белән мөрәҗәгать итә. Шушы зур гыйбадәткә бәйле рәвештә без бу көнне “Гарәфә көне” дип атыйбыз.

Гарәфә көне хакында мөэминнәрнең анасы Гайшә радыяллаһу ганһә мондый хәдис тапшыра: “Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә Үз колларын уттан иң күбе Гарәфә көнендә коткара”, – дип әйтте. Ягъни Гарәфә көне ул – җәһәннәм газабыннан котылуга ирешү көне”.

Хәзрәти Әбү Катәдә радыяллаһу ганһе сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый хәдисен тапшырган: “Гарәфә көнендә тотылган ураза үткән һәм киләчәк елда булган гөнаһларны ярлыкауга сәбәп булыр. Шуңа да бу көннәрдә, аеруча Гарәфә көнендә, гамәл-гыйбадәтләребезне арттырып, Аллаһы Раббыбызга якынаерга һәм тәмуг утыннан котылучылардан булырга тырышыйк.

Шулай ук, Гарәфә көне керү белән, тәшрикъ тәкбире көннәре башлана.  Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап һәм зөлхиҗҗәнең 13 нче көнендәге икенде намазына хәтле Аллаһы Раббыбызны зурлап тәкбирләр әйтү вәҗиб (тиешле) булып тора. Ягъни 5 нче июньнең иртәнге намазыннан алып, 9 нчы июньнең икенде намазын кертеп, һәрбер фарыз намаздан соң, ике якка сәлам бирү белән, без тәкбир әйтәчәкбез. Ир-атлар тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар үзләре ишетерлек итеп кенә, кычкырмыйча әйтә.

Гарәфә көне узу белән, динебездә каралган ике олуг гаетнең берсе – “Гыйд әл-әдха” – Корбан бәйрәме керә.  Һәм, белгәнебезчә, безнең динебездә бәйрәм көннәре Аллаһыга сөекле булган гамәл-гыйбадәтләрне үтәү һәм бербереңә изгелек кылу белән үткәрелә. Шуңа да Корбан гаете көннәрендә үз акылында булган, балигълык яшенә җиткән, ирекле булган, сәфәрдә дип исәпләнмәгән һәм корбан көннәре җиткәндә малы нисабка ирешкән һәрбер мөселманга үзе өчен корбан чалу вәҗиб булып тора. Һәм корбан ул гомергә бер генә чалынмый, ә ел саен, әйтелгән шартлар үтәлгән очракта, чалынырга тиешле. Һәм Корбан бәйрәме дигәндә, газиз дин кардәшләрем, без ул көнне чыннан да бәйрәм итеп үткәрүебез хәерле: бер-берләребезне тәбрикләү сүзләре һәм изге-теләкләр белән котлап, туганнар-дусларыбыз белән бергә бәйрәм табыннары алдында җыелып, бер-беребезгә бүләкләр бирешеп.   Үзләрен тәртипле тота белгән балаларыбызны иртән уятып, үзебез белән гает намазына алып килик, гаеттән соң чалыначак корбан итләрен мескен-фәкыйрьләргә өләшкән чакта да үзебез белән ияртеп барыйк, күңелләренә динебезнең йолалары, рухи тәрбия яшьтән үк сеңеп калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре