Коронавирустан саклану чарасын 10 яшьлек малай ачкан
Коронавирустан саклану чараларының төрлесен ишетәбез. Ә мондыен ишеткән юк иде әле.
-- Беркөнне түзмәдем малайга кычкырдым, -- дип сөйли якын танышыбыз. - Башта нәрсәгә кычкырасың миңа диде малай. Аннан, ә-ә кычкыр-кычкыр, үпкәң чистарыр ди бу. Мин син каян беләсең, кычкыргач үпкә чистарынасын дим. Малай, беркөнне безнең укытучы башта кычкырды, аннан шыпырт кына ник кычкырдым инде диде. Аннан, ярар, хет үпкәм чистарыр диде. Әни, димәк, бөтен көчеңә каты итеп кычкырсаң үпкәң чистара һәм коронавирус белән дә авыртмыйсың, ди малай. Ие дип әйтми чарам калмады. Ә бәлки шулайдыр да?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев