Коточкыч юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Түбән Камада җиңел машина йөртүче, алдан барган йөк машинасына бәрелеп, һәлак булган. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлегенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында булган. «Тойота Лэнд Крузер» хуҗасы Казаннан Әлмәт шәһәренә юл тоткан.
Ир-ат алда баручы «КАМАЗ» белән үзе арасында куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм аңа бәрелгән. Йөк машинасында 38 яшьлек ир-ат барган.
Алынган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев