Күңелегездә матур тәэсирләр калдырсын
Беренче смена тәмам, әмма лагерь ишеге әле ябылмаячак, тагын 18 көн балаларның шат тавышыннан гөрләп торачак.
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерының беренче сменасы тәмамланды.
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьда 18 көн дәвамында Россиянең 22 төбәгеннән (Әстерхан, Волгоград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Свердловск, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре; Красноярск, Пермь һәм Ставрополь крайлары; Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан районнарыннан) килгән 176 мәктәп укучысы ял итте.
- Ел саен лагерьның географиясе киңәя бара. Татар мохитендә үсмәгән, татар телен аңламаган балалар да бар. 18 көн эчендә ким дигәндә илле сүз өйрәнеп китсәләр дә, бу зур нәтиҗә, - дигән иде лагерьны ачу тантанасы алдыннан лагерь җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева.
Ул көнне балаларны читтән генә күзәтеп тордым. Ни дисәң дә, чит җир, чит мохит, әлегә ят кешеләр. Арада ниндидер бер киеренкелек сизелә иде. Ябылу тантанасына килгәч, бөтенләй икенче күренеш күзгә ташланды. Балалар үзләрен иркен тота, бер-берсе белән күптәнге дуслар кебек аралаша, әйдаманнарга якын туганнары кебек карый. Ә күзләрендә ут уйный, бәхетле балачак ялкыны кабынган һәм нурга күмелгән, диярсең.
Тантанага район башлыгы Алмаз Хисаметдиновны һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләрен көтәләр иде. Шул арада кайбер балалардан лагерьда яллары турында фикерләре белән кызыксынып алдым.
Марат Камаев Ставрополь өлкәсеннән килгән. Татар авылында яши. Әнисе төрекмән, әтисе татар. Татарча сөйләшә. Төрекмәнчә дә белә. Биредә өстәмә "әфәрин, әйе, әйбәт" сүзләрен өйрәнгән. Ябылу тантанасында татар телендә курчак белән тамашада катнашырга җыена. Футбол белән шөгыльләнә.
- Лагерьда бик ошады. Аеруча спорт уеннары. Бик теләп катнаштым. Күп дуслар таптым, - диде ул. - Әйдаманнарыбыз Диана Гайфетдинова һәм Динара Гайнетдинова - иң яхшылар.
Ставрополь өлкәсенең Кече Барханчык дигән татар авылыннан 13 кеше килгән. Татар телендә сөйләшәләр. Татар мәктәбендә укыйлар. Сөйләшәләр. Дөрес, татар теле күп керми икән. Әмма сөйләм теоен беләләр.
Пермь өлкәсеннән килгән Мәрьям Гаева башта рус телендә сөйләсә, бераздан яныма килеп татарча сүз әйтергә теләвен белдерде. 18 көн эчендә татарча җөмләләр төзеп сөйләшергә дә өйрәнгән ул.
- Күп дуслар таптым. Төрле бәйгеләр, ярышлар үтте, плакатлар ясадык, биедек. Миңа биредә бик ошады, - диде Марьям.
Тимур Галимов һәм Дамир Абышев Томск өлкәсеннән. Милли костюмнардан татар телендә җыр башкардылар. Каян өйрәнүләре белән кызыксындым. Вокал белән шөгыльләнәләр, татар культурасы, мәдәнияты белән кызыксыналар. Рус мәктәбендә укыйлар, әмма Томскидагы татар культурасы үзәгенә йөриләр, шунда татарча җырлар өйрәнәләр.
- Биредә яңа сүзләр өйрәндек. Шуңа күрә, игътибар, алан, чөнки һәм башкалар, - диде Тимур.
Ә менә Сарытаудан килгән Шамил Акчурин бөтенләй сокландырды.
- Мин Сарытау шәһәрендә милли татар гимназиясендә укыйм. Лагерьга татарча сөйләшергә өйрәнәм, дип килдем. Бик күп дуслар да таптым, - диде ул.
Шамил тантанага килгән кунакларны каршы алып, татар телендә керү юлында оештырылган күргәзмәләр белән таныштырды, 18 көн дәвамында ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
Бу көннәр бик кызыклы да, тыгыз да булган. Кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, кечкенә түбәтәйләр чиккәннәр, рәсемнәр ясаганннар, төрле спорт уеннарында катнашканнар, газета чыгарганнар, җырлаганнар, биегәннәр, Тукай шигырьләрен өйрәнгәннәр, хәтта үз оркестрлары, ансамбльлләренә кадәр оештырганнар, Яңа Кырлайдагы музей-комплекска барганнар, төрле очрашуларда катнашканнар. Бу хакта безгә әйдаман Рәмис Әхәтов әйтеп үтте.
- Эстрада йолдызлары Илгәрәй, Шәрәфҗан, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева килде, - диде ул.
Балалар татар ашлары пешерергә дә өйрәнгән. Татар кухнясы серләренә аларны педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова төшендергән.
Балалар сөйләгәннәрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуына аларның башкарган эшләрен, ябылу тантанасында ясаган чыгышларын күреп үк төшендек. Бу 18 көн алар өчен чын мәгънәсендә тормыш дәресләре булган. Никадәр күп нәрсәгә өйрәнгәннәр, татар сүзләрен исләрендә калдырганнар. 3-4 сүз генә булса да ярый. Икенче килгәндә тагын өстәләчәк. Ә чыгышларына килгәндә, сокланмый мөмкин түгел. Әйдаман апа, абыйлары, Арча педагогика коллективы укытучы, студентлары, балалар белән иртәдән кичкә кадәр мәш килгән директорының зур тырышлык куюлары күренеп тора. "Бик тәмле ашаттылар", - диде Шамил, "Тору урыныбыз да әйбәт иде", - диде Марьям. Балалар канәгать икән, җитәкчеләр дә шат.
- Бөтен Россиягә таралган татарларыбызның сәләтле балалары бездә ял итте һәм алар үзләренең сәләтләрен исбатлап күрсәтте, - диде Гөлнара Гарипова ябылу тантанасында лагерь тормышына нәтиҗә ясап. - Бу көннәр сезнең күңелегездә бик яхшы хәтирәләр калдырсын. Әти-әниләрегезгә рәхмәт җиткерәсем килә, чөнки бирегә мин татар баласы, дип горурланып яшәгән балалар җыелган. Үзегезнең татар булуыгызны, телегезне онытмагыз.
- Бөтен яктан булган, сәләтле балаларның безнең районга җыелуына сөенәбез. Моны оештырган мәгариф һәм фән минстрлыгына, Арча пелагогика көллияте коллективына бик зур рәхмәт. Биредә үткәрелгән чаралар, очрашулар сездә матур тәэсирләр калдырыр һәм киләчәктә безнең районга туристлар, студентлар булып килерсез, дип ышанып, көтеп калабыз, - диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Беренче смена тәмам, әмма лагерь ишеге әле ябылмаячак, тагын 18 көн балаларның шат тавышыннан гөрләп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев