Кышкы юл иминлеге: белгеч киңәшләре һәм райондагы хәл-әхвәл
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә, кышкы шартларда хәрәкәт ничек оештырыла – бүген без әлеге сорауларга җавап эзлибез.
Аларга ачыклык кертү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең дәүләт юл автомобиль инспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.
Хәл-әхвәл һәм статистика
– Соңгы айларда юл-транспорт һәлакәтләренең артуы ни белән бәйле?
– 2025 елның 10 аенда районда 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 2 кеше һәлак булды һәм 31 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Гомуми сәбәпләр: кышка күчү чорында һава-юл шартларының, көннәр караңгыланып, күз күременең начараюы, исерек килеш идарә итү, тизлекне арттыру, дистанция сакламау, куркыныч маневрлар һәм башкалар.
– Сезнеңчә Арча районы-ның кайсы юл участоклары иң хәвефле?
– Трассаларда һәм шәһәр эчендә дә светофорсыз һәм яктырту җитмәгән киселешләр, авыллар янындагы поезд кичүләре (переездлар) куркыныч тудыра. Районда тимер юл кичүендә юл-транспорт һәлакәте булган һәм кеше үлеме белән тәмамланган очрак булды. Шуңа без бу төр урыннарны да контрольдә тотабыз.
– Кыш ишек шакый. Беренче кар да үзен күрсәтте. Кышкы чорда юллардагы хәлне контрольдә тоту өчен нинди өстәмә чаралар күрелә?
– Муниципалитетның юл хезмәтләре һәм подрядчиклар кар чистарту, тоз-ком сиптерү графигы буенча эшли. Без ел дәвамында да патрульләрне һәм рейдларны киметмибез. Кышкы чорда эшне тагын да активлаштырабыз.
Кышкы сезон һәм юл хәле
– Сезнеңчә начар һава шартлары вакытында транспорт белән идарә итүчеләр иң еш ясый торган хаталар нинди?
– Тизлекне, дистанцияне сакламау, сезонга әзер булмаган шиналарда йөрү, кузгалганда яки борылышта кискен маневрлар ясау. Арча юлларында бу хаталар нәтиҗәсендә кышын хәлләр тагын да катлаулана.
– Кышка керер алдыннан машина хуҗаларына киңәшләрегез.
– Кышкы шиплы шиналарны куярга онытмаска кирәк, аккумулятор, җылыту системасын, чистарткычлар һәм лампаларны тикшерү мөһим. Аннан юлда төрле хәлләр булырга мөмкин, шуңа машинада боз кыргыч, буксирга алу өчен трос, җылы одеял, беренче ярдәм комплекты булсын Һәм юлга чыкканда һава торышының нинди булуы белән дә кызыксынырга онытмаска кирәк.
– Кышын юлларда кар чистарту һәм реагентлар белән эш ничек оештырыла?
– Районда бу мәсьәләне хәл итүче махсус оешмалар бар. Аларның техника кышка әзер, реагентлар тупланып куелган. Ә инде региональ трассаларда Татарстан юл идарәсе контрольлек итә.
Профилактика һәм аңлату эшләре
– Бүлекчә тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан нинди профилактик чаралар үткәрелә?
– Патруль-рейдлар, тизлекне контрольдә тоту, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучыларны барлау максатыннан рейдлар, “Тоннель” профилактик чаралары үткәрелә. Телеграм каналында үзебезнең төркем бар. Анда хәбәрләр биреп барабыз. Район газетасы битләрендә, сайтында, социаль төркемнәрендә, телеграмында да хәбәрләр даими басыла. Алар нәкъ менә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасын үз эченә ала.
– Белгәнемчә, сез мәктәп укучылары һәм яшь йөртүчеләр белән эш алып барасыз.
– Районда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, лагерьларда, уку йортларында юл иминлеге дәресләре, профилактик лекцияләр, төрле акцияләр, бәйгеләр оештырыла. Без мәгариф идарәсе һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә эшлибез. Район күләмендәге чараларны яктыртып барырга тырышабыз. Картинг буенча узышлар, “Автоледи”, “Автобабай”, “Автосессия” дигән хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, студентлар өчен ярышлар, машина йөртү таныклыгы алып өлгермәгән, машина йөртү таныклыгы алу өчен әле укучы гына студентлар белән автомобильдә күп төрле ярыш (юл хәрәкәте кагыйдәләре, фигуралы йөрү һәм башкалар), 8 март көнне юлга чыгып хатын-кыз машина йөртүчеләргә чәчәкләр тапшыру, мәктәп укучылары өчен “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы һәм тагын бик күп чаралар үткәрелә. Боларның күбесе ДОСААФ оешмасы белән берлектә. Картинг ярышларын үткәрүдә Укучылар сарае зур өлеш кертә, район хакимияте дә ярдәмен күрсәтә.
Җаваплылык һәм нәтиҗә
– Арчада иң еш очрый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар нинди?
– Тизлекне арттыру, дистанция сакламау, куркынычсызлык каешын такмау, тиешсез урында узарга чыгу, кайбер очракларда исерек хәлдә идарә итү. Кышкы юл чорына әзерләнгәндә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз: машинаны кышка әзерләгез, тизлекне һәм дистанцияне саклагыз, җәяүле буларак юлны аркылып чыкканда игътибарлы булыгыз. Әгәр һава торышы начар булса, мәҗбүри булмаган очракта юлга чыкмагыз. Район юл хезмәтләре һәм ДАИ кисәтүләрен игътибар белән карагыз.
– Сез исерекләрне барлау максатында даими “Тоннель” профилактик чаралары оештырасыз. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр белән көрәш нәтиҗә бирәме?
– Районда рейдлар уза, кайбер очракларда тоткарлаулар һәм административ чаралар күрелә. Республика дәрәҗәсендәге мониторинг күрсәтүенчә, рейдлар, камералар һәм штрафларның артуы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә китерә, ләкин аның белән проблема тулысынча бетми. Кырыс контроль кирәк.
– Тәртипне саклау өчен төп фактор инспекторлармы яки шәхси җаваплылыкмы?
– Ике элемент та мөһим. Эш дәверендә күргәнчә, инспекторлар контроле (рейдлар, камералар) тиз нәтиҗә бирә, әмма озак вакытлы йогынты өчен халыкның үз-үзен тәртипкә китерүе, җаваплылыгы һәм юл культурасы да кирәк.
– Район халкына киңәшлә-регез, теләкләрегез?
– Юлда йөргәндә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Җәяүлеләргә дә киңәшем – игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз, караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар булсын. Балаларыгызны да кечкенәдән шуңа өйрәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев