erid:2VtzquqpS7d
Кызыкмый калмассыз, дип өметләнәбез
Арча яңалыклары

Кызыкмый калмассыз, дип өметләнәбез

Бәйрәм рухын күтәрик

Тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Рамил Шәрәфетдинов турында язып чыккан идек инде. Көчле рухлы бу егет инвалид колякасында утыруына карамастан, төшенкелеккә бирелми, эзләнә, таба, эшли. Әйе, эшли. Үз бизнесын башлап җибәрде. Үзе кебек үк сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле ике егетне үз янына чакырды. Төрле сувенирлар ясый торган махсус җайланма сатып алды. Хәзер шунда бергәләп нәрсәләр генә ясамыйлар.

9 май Җиңү көне уңаеннан төрлечә итеп, берсеннән-берсе матур атрибутлар ясаганнар. “Урнаштыруы кыенрак”, – ди. Әйдәгез, Рамилгә ярдәм итик. Парад алдыннан үзебезгә дә андый атрибутлар кирәк. Оешма җитәкчеләре кызыгып куяр. Бердән, бәйрәм рухы күтәрелсә, икенчедән, Рамилгә ярдәм итеп, изгелек эшлисез.

Рамилнең телефон номеры: 89033067230.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев