Әллә Алинәдә дә тапканнармы?
Россия, Европа, дөнья, Олимпия чемпионы 18 яшьлек милләттәшебез Алинә Заһитова коронавируска тапшырган. Үзизоляция вакытында Алинә Казанда - әти-әнисе янында яшәде.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Новогорскида базады бозда күнегүләр уздыру өчен барлык спортчылар яңа вируска тест тапшырырга тиеш. Регламент кагыйдәләренә буйсынып, Алинә дә моны эшләгән. Шөкер, тест тискәре нәтиҗә күрсәткән, димәк, татар кызы күнегүләр уздыра башласа да ярый. Соңрак күнегүләр уздыруын дәвам итте, күрсәтмә чыгышларга әзерләнде. Быел исә аны Россия җыелма командасы составына янә чакырдылар. http://shahrikazan.ru/news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев