erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәйдан түрендә – хезмәт алдынгылары

Соңгы елларда инвесторларның төрлесен күрдек без

Районда иң зур хуҗалыкларның берсе булган “Игенче“  ширкәтендә кем белән генә сөйләшсәң дә: “Безне эшле дә, ашлы да иткән Нәсимә Хәтибуллинага рәхмәт!“ – диләр.

Игелекле инвестор Наласа Сабан туенда иң беренче итеп махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды, аларга сабырлык, якыннарының исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Бүләк дигәннән, аңа лаек булган хезмәт алдынгылары күп иде бу көнне. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының һәм район башлыгының, үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов яшь хезмәт алдынгыларына үз бүләкләрен алып килгән. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин озаклап күпме кешегә акчалы конвертлар өләште. Сабан батыры Харис Вильданов тәкә белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, иң кадерлесе – кешеләр. Аларның хезмәтен шулай күрә, хөрмәтли белүчеләргә рәхмәт.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин бик ипле, кеше кадерен белә торган җитәкче. Баш агроном Марат Вахитов – районда иң белемле, тәҗрибәле агроном. Хуҗалык һәр елны алдынгылар рәтендә, бөртекле ашлыклар белән бергә бәрәңге, көнбагыш, рапс, шөпкә, горчица, җитен кебек культуралар да игәләр. Терлекчелектәге уңышлары да мактауга лаеклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев