«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында Арчаның 6 мәктәбенә баручы 15 балага мәктәп букчалары тапшырылды
Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Арча районында яшәүче 194 балага ярдәм итәчәк
14 августта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Арчаның 6 мәктәбенә баручы 15 балага мәктәп букчалары тапшырылды. Тантаналы чара районыбызда узучы "Оста куллар" балалар фестивале барышында үтте.

Булачак 1 сыйныф укучыларына букчаларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин тапшырды.
- Быел районыбыз мәктәпләренә 600гә якын бала беренче сыйныфка барачак. Арчаның 6 мәктәбе ишекләрен 73 укучы беренче тапкыр ачып керәчәк. Шуларның 15е бүген портфельләр һәм уку кирәк-яраклары ала, – диде ул.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен үткәрү Татарстанның күркәм традициясенә әверелде. Ул күп балалы гаиләләрдә, махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме нәтиҗәсендә мохтаҗ балалар кайгыртыла. Инде 18нче ел уздырылучы бу акция – хәйрия мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия» партиясенең уртак эше. Арча предприятиеләре һәм оешмалары да ел саен акциягә теләп кушыла.
Фотолар Арча укучылар сараеның ВК төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев