Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен уздырылган «Хәтерлибез! Горурланабыз!» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Агымдагы елның май аенда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади бәйге узды
"Хәтерлибез! Горурланабыз!" бәйгесе шартлары буенча, Арча районында яшәүче төрле яшьтәге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз җыр, шигырь, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә эшләрнең фото, видеоларын нигезләмәдә күрсәтелгән адреска җибәрде. Алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Катнашучылар арасында районның мәрхәмәтлек үзәгенә йөрүчеләр, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм актив райондашлар булды.
19 июнь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Тантаналы чара район мәдәният йортында узды.
Аны Арча районы Шәрык бистәсенең җирле җәмәгатьчелек җитәкчесе Ренат Сафин дога белән башлап җибәрде.
Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов бәйгегә карата йомгаклау сүзләрен әйтеп, һәр килүчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бәйгене оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә, барлык катнашучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Җиңүнең 80 еллыгын, анда катнашкан батырларны искә алуда безнең дә катнашыбыз булу куандыра. Ул вакытларны онытырга хакыбыз юк», – диде ул.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң, бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Иганәчеләр һәм изге күңелле кешеләр тәкъдим иткән тәмле ризыклар белән сыйланып, аралашып утырды алар.
Җиңүчеләр:
В номинации "Декоративно-прикладное искусство":
1 место - Вахитов Алмас Ильнарович.
2 место - Низамиев Ильмир Алмазович.
3 место - Шакирова Ралина Рустемовна.
В номинации "Изобразительное искусство":
1 место - Ахметгараева Ляйсан Марселовна.
2 место - Асхиева Зарина Хазинуровна.
3 место - Шафеева Камила Ильдаровна.
В номинации "Стихи":
1 место - Хабибрахманов Самат Айдарович.
2 место - Усманова Сария Шаймулловна.
3 место - Латыпов Амирхан Аделевич.
В номинации "Песни":
1 место - Хакимов Рияз Ильсурович.
2 место - Пиговаев Дмитрий Арнольдович.
3 место - Хайруллин Ранис Зуфарович.
В номинации "Выбор организаторов" - Хор "Надежда", ГАУСО "Арский дом интернат для престарелых и инвалидов".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев