erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөселман футбол командалары очрашты

Бу көнне Арча педагогика көллияте һәм В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп спорт мәйданчыклары шау итеп торды. Мөселман футбол командалары ярышты.

Казан (икәү), Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Болгар академиясе, Саба, Саба районының Явлаштау авылы, Кукмара, Мөслим, Теләче, Базарлы Матак командалары очрашты. Ярышлар Арчаның “Көнчыгыш” мәчете кубогына дүртенче тапкыр оештырыла. Моның кадәр күп команда килгәне юк иде әле, диделәр.

Арчаның җыелма командасында Арчадан Ислам Зыятдинов, Булат Батыршин, Айнур Закиров, Дамир Шиһабиев, Илнар Фазылҗанов, Сеҗедән бертуганнар Алмаз, Фәнис Таҗиевлар, Мөрәледән Рәнис, Фәнис Нәбиуллиннар, Алмаз Гусев уйнады.

Зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (27 июньдә) Яшьләр көне уңаеннан ир-атлар арасында Арча мөхтәсибәте оештырган республикакүләм турнир иде ул.

Тантана иртәнге сәгать 9да башланды. Күрше районнардан да мөхтәсибләр килгән иде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев, Шәрык территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин һәм күрше район мөхтәсибләре командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. “Сезнең ерак араларны якын итеп очрашуга килүегез үзе үк күңелле! – дип сөйләде алар. – Бу ярыш кына түгел, үзара күрешеп аралашу да”.

Хөкемдар, тәҗрибәле тренер Рәшит Сафиннан: “Бик эссе, егетләр ничек түзәр?” – дип сорыйм. “Европа буенча чемпионат нинди эссе илләрдә бара бит! Түзәләр. Куркыныч түгел. Эчәргә су бар”, – диде ул.

Ярышлар киеренке барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде. Әмма кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә. Арчалар финалга үтә алмады. Хөкемдар Ринат Нәсыйбуллин әйтмешли: “Туп түгәрәк, аннан теләсә нәрсә көтәргә була!”.

Футболчылар – бар да яшьләр. Аларга шаярырга, көләргә булсын. Агач күләгәсенә утырып, уенны күзәтүче сабалар белән сөйләшәм. “Нәрсә китерде сезне монда? Нинди максат белән килдегез?” – дип сорыйм. “Бәрәңге чүбеннән качып...”, “Хатыннан качып диген!” – дип бер-берсенә төрттереп көлеште егетләр. Аннан җитдиләнеп: “Нинди күңелле бит! Бер-береңне күрәсең, очрашып сөйләшәсең. Командаларның ничек уйнаганын күрәсең”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчадан Илнар Фазылҗанов: “Без командалар бер-беребезне беләбез. Чөнки очрашып торабыз, башка районнарда да ярышлар оештырыла”, – диде.

Пандемия булу сәбәпле узган ел җәйге турнир оештырылмады. 2019 елда 1нче урын өчен Арча белән Теләче командалары уйнап, исәп тигез булып, соңыннан 7 метр (пенальти)  тибеп, нәтиҗәдә Теләче командасы 1нче, Арча 2нче булган иде. Ул вакытта да Саба районының Явлаштау командасы белән Казанның “Нур-Эль-Ислам” командасы 3нче урын өчен уйнаган иде. Явлаштау командасы җиңеп, 3нче урынны алды. Ә бу юлы бу ике команда 1нче урын өчен уйнады. Исәп тигез булып, 7 метрдан тибеп, Казанның “Нур-Эль-Ислам” командасы җиңде. 3нче – Әлмәт, 4нче урынны Алабуга командасы алды.

–Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәевкә, “Газстройгарант” ширкәте җитәкчесе, район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитовка бик зур рәхмәт, матди яктан ярдәм иттеләр, – диде шушы очрашуны оештырып йөргән Арчаның Шәрык территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин.

Ахырдан җиңүчеләрне, призлы урын алучыларны бүләкләүләр булды. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Ринат Сафинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре