Наласа авыл җирлегендәге эшләр белән таныштылар
Яхшы бәя бирелде.
Наласа авыл җирлегендә районның иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды. Совет әгьзалары әлеге җирлектәге яңа эшләнгән тарихи ике чишмәне карадылар. Наласа мәктәбендә, балалар бакчасында, мәчеттә, мәдәният йортында, китапханәдә булдылар, авылның яшь белгечләренә төзелгән яңа йортлар белән таныштылар, Урта Бирәзәдә Таһир Гобәев гаиләсеннң кече фермасы, ит эшкәртү цехы "Искра" эшчәнлеге белән таныштылар. Соңыннан җитди сөйләшү булды. Совет Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова эшенә югары бәя бирделәр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев