erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Наласа хат ташучысы җиңү яулады

Котлыйбыз

Ничә ел рәттән инде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыру буенча иң яхшы хат ташучыны барлау максатында хат ташучылар арасында бәйге уздыра.

Бүген чираттагы бәйгенең җиңүчеләрен атадылар. Алар арасында Наласа хат ташучысы Диләрә Хәсәнова да бар.

Диләрә ханым 2003 елдан бирле бу хезмәтне башкара. Үз эшен намус белән үти, авыл халкы арасында ихтирамга лаек. Шуңа аны һәр өйдә көтеп алалар. Ел да газета-журналларга яздыру буенча планны арттырып үтәп бара. Алты ел рәттән ул “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе үткәргән бәйгедә җиңүче булды. Алай җайлы гына җиңү түгел ул. Аның өчен бәйге шартларын үтәргә кирәк, ягьни газета-журналларга язылучылар саны йорт саны буенча процентларда гына чыгарылып калмый, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимемәскә дә тиеш.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте шуның өстенә үзендә бастырылган газета, журналларга яздыруны да максат итеп куя. Шулардан чыгып бәйгенең җиңүчесе билгеләнә.  

Диләрә Хәсәнова 2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына 56 кешене яздырткан. Узган елның шушы чорында ул 50 булган Планны 112 процентка арттырып үтәгән. Хуҗалыклар саны 192.

Наласа авылы хат ташучысына диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

  Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре