erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Нияз белән Илшатка - тәкә, Илнурга - машина!

Бәхет Илнурга елмайды.

Бүген Арчада Сабан туе гөрләп үтте. Көн дә бик рәхимле булды, рәхәт кенә җил дә исте.

Сабан туен тәбрикләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачты. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туе белән котлавын җиткерде. 

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. "Игенче" ширкәте механизаторы Нияз Йосыфҗанов "Абсолют чәчү батыры - 2025" дигән мактаулы исемгә лаек булды һәм аңа тәкә, 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.

erid: 2VtzquYZ54a

Ә милли көрәш буенча Абсолют батыр булып Күпербаш авылыннан  Илшат Һидиятов калды һәт тәкә белән бүләкләнде. 

Үз авырлыкларында  батыр калучылар арасында җиңел машина уйнатылды. Бәхет 100 килограммнан авыррак үлчәүдә батыр калган Илнур Зәйнуллинга елмайды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре