Ноябрьнең беренче көненә һава торышы
Ноябрьнең беренче көнендә Татарстанда томан төшәчәк һәм +11 градуска кадәр җылытачак
(«Татар-информ»). Иртәгә, 1 ноябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән, Казанны да кертеп, янә томан төшәчәк. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә республикада һава температурасы +1..+6, Казанда +3..+5 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә +6..+11, Казанда +9 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньягында — җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда һава шартлары начараер дип көтелә. Температура фоны түбәнәячәк.
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/31-10-2021/noyabrne-berenche-k-nend-tatarstanda-toman-t-sh-ch-k-m-11-graduska-kad-r-ylytachak-5842269
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев