erid:2VtzquqpS7d
Өч этапта ярыштылар
Арча яңалыклары

Өч этапта ярыштылар

Җиңүчеләр бүләкләнде

Арча районында, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм иң яхшы катнашучыларны ачыклау максатыннан, егетләр һәм кызлар арасында район бәйгесе узды.

Ярышта катнашучылар өч этапта көч сынашты:
1️ «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр»
2️ «Беренче ярдәм күрсәтү»
3️ «Автомобильне фигуралы йөртү»

Барлык этапларны уңышлы үткәннән соң, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр:
1 урын — Михайлов Алексей 

2 урын — Салимова Дина

 3 урын — Пальчук Анастасия

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев