erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Өлкәннәр көненә бүләк ясадык

Редакциягә төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итүчеләр булгалап тора. Бу юлы бәрәңге алуда ярдәм итүне сорап шалтыраттылар

Утар Аты авылыннан хезмәт ветераны Әлфия Әхмәтханова шалтыратты: “Үзем инвалид, аякларым бетте, малай хастаханәдә ята, бәрәңге алып бетермәгән килеш. Волонтерлар белән сөйләшеп шул бәрәңгене алып бирә алмаслармы икән!“  Мин сөйләшеп карармын, дидем. 

Колхозлар заманында бер авылдан ялгыз яшәүче бер әби: “Бөтен кеше бәрәңге утыртып бетерде, ә минем бакча сукаланмаган килеш“, – дип шалтыраткан иде. Июнь аенда бу! Шушы авылга киттем, колхоз рәисен эзләп  таптым. “Ильяс абый, син кайт, әбинең бакчасын бүген үк сукалатам“, – ди. “Бакчаны сукаламыйча кайтып китмим!“ – дидем. Бакчаны сукалап бетергәнче капка төбендәге эскәмиядә утырып тордым. Икенче көнне әлеге әби бәрәңгене утырттык, дип рәхмәт әйтеп шалтыратты.

Редакциянең мондый эшләр башкару өчен аты да, тракторы да юк инде аның. Әмма без берәүгә дә алай дип әйтә алмыйбыз, кешеләргә ярдәм итү, яхшылык эшләү – безнең миссия инде ул. Заманында тимурчылар мәктәбен үткән буын да бит әле без. Ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз әби, бабайларга бәрәңге дә алыштык, утын да ярдык, кар да көрәдек.

Бүгенге волонтерлар шул тимурчылар инде алар. Әлфия әбиләре дә шулар ярдәменә өметләнә.
Мин бу турыда җай туры китереп район башлыгының матбугат сәркатибе Земфира Рифат кызына да сөйләдем. Озакламый ул: “Волонтерлар ярдәмгә әзер!“ – дип шалтыратты. “Алгарыш“ яшьләр  үзәге җитәкчесе Диана Шалагинова да шалтыратты, эшне оештыру тәртибе, көне, вакыты турында сөйләштек.

Җомга көнне төштән соң сөйләшкән урынга – яшьләр үзәге янына җыелдык. Үзәк җитәкчесе Диана Викторовна волонтерлар белән таныштырды: Арча педагогика көллияте студентлары, булачак укытучылар Азалия Гыймранова, Аделина Ганиева – Арчадан, Камилә Шәрипова – безнең районның Кызыл Игенче авылыннан, Динара Галиәкбәрова – Киров өлкәсеннән, Ксения Чекалина – Алексеевск, Илзия Хәлиуллина Кукмара районнарыннан.

Әлфия Әхмәтханова безне Утар Атыда капка төпләрендә каршы алды. Без аласы бәрәңге Орнашбаш авылында икән. “Андагы өйне саткан идем, алган кешеләр безгә бакчасы кирәк түгел, диделәр. Җирне әрәм яткырасы килмәде, бәрәңгене шуңа утырту  инде. Бу аяклар белән дүрт километр килеп чүбен генә утап булмый. Элегрәк бер чүп тә тотмый идем бакчада. Өй янында булса бәрәңгене әкренләп үзем алып бетерә идем“, - диде ул.

Кызлар белән эшкә тотындык, кемдер казый, кемдер чүпли. Тиресле, әйбәт бакча, иң мөһиме – йомшак. Кызыл бәрәңгенең ише күп. Әлфия апалары  кулында да көрәк. Ул үзе белән таныштыруны  дәвам итә. Быел 70 яшь туласы, заманында төрмә дә саклаган, заводта сакта торган. “Пистолет бирәләр идеме соң?“ – дип сорыйм. “Автомат белән тора идем“ “Атып караган булдымы соң?“ “Төнлә бер эткә аткан идем, килеп алып киттеләр, икенче көнне әйтәләр – бүре булган икән...“

Бер танышым: “Болындагы чәчәкләр төрле булуы белән матур“, – дип әйтергә ярата иде. Әлфия Әхмәтханова да башкалардан күп яклары белән  аерылып тора, аны аңлап бетермәүчеләр дә булуы гаҗәп түгел. Әтнә районы аерылып чыккач ике арадагы чиктә 6 км чамасы юл бик начар хәлгә килгән иде. Менә шул юлны кайгыртып кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән ул. Орнашбашны яңа клублы итүдә дә үз өлеше бар, дип саный. Аннан үзе, улы инвалид булу өстенә, тагын бер инвалид хатын-кызны тәрбияли.

Менә шундый игелекле сәяхәттә булдык без бу көнне. Анда катнашучыларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев