Парадка чыгарга әзер
Җитәкче үзе контрольдә тота.
9 майда Арчада үтәчәк Җиңү парадына оешмалар алдан ук әзерләнә башлады. "Водоканал-Сервис" һәм "Тепло-Сервис" ширкәтләре ел да машина бизи, аның артыннан җитәкчеләре, хузмәткәрләре атлый. Машина бизәүне җитәкче Тәлгать Миндубаев үзе контрольдә тота.
Ел саен аны механик Наил Галиәхмәтов җитәкчелегендә Илсур Галиәхмәтов, Закир Хәкимов, Рафил Бакиев бизи, рульдә Тәбрис Әхмәдуллин чыга.
- Алда "Водоканал-Сервис"һәм "Тепло-Сервис", дип язылган ике флаг. Артта ракета макеты, ди Тәлгать Җәүдәтович. Егетләр машинаны зәвыкъ белән, эчтәлекле итеп бизәргә тырыша.
Бүген иртән бизәлгән машина парадка чыгарга әзер булып тора иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев