erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Педагоглар оста йөзә

Мәктәпләрдә, бакчаларда эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә, техник хезмәткәрләргә шаккатасың, төп хезмәтләреннән тыш алар спорт ярышларында да катнашырга вакыт таба.

Әле кайчан гына бадминтон,  өстәл теннисы уйнап ярышканнар иде, инде менә бассейнга җыелдылар. Барысы 30 башлангыч профсоюз оешмасыннан 81 кеше ярышты. Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән соң – ике төркемгә бүленеп йөзүгә осталыкларын сынадылар. 

Нәтиҗәләр:

Хатын-кызлар

( 40 яшькә кадәр)

1 – Раушания Закирова (Арча 4нче балалар бакчасы)

2 – Гүзәл Җамалиева (Арча-ның 11нче балалар бакчасы)

3 – Динара Хәкимова (Укучылар сарае)

Ир-егетләр (40 яшькә кадәр)

1 – Константин Уманцев (Укучылар сарае)

2 – Марат Фаязов (Апаз мәктәбе)

3 – Газинур Лотфуллин (Наласа мәктәбе)

Хатын-кызлар

(40 яшьтән соң)

1– Рәмзия Гайфуллина  (Яңа Кенәр балалар бакчасы)

2 – Гөлнара Гыйниятуллина (Арчаның 2нче мәктәбе)

3 – Хәят Сәлахова (Апаз мәктәбе)

Ир-егетләр (40 яшьтән соң)

1 – Фоат Сәмигуллин (Шушмабаш мәктәбе)

2 – Булат Гыйззәтуллин (Наласа мәктәбе)

3 – Фидәрис Зиннәтуллин (Арчаның 7нче мәктәбе)

Катнаш эстафета:

1 – Укучылар сарае

2 – Апаз мәктәбе

3 – Түбән Мәтәскә мәктәбе

Командалар арасында

1 – Апаз мәктәбе

2 – Түбән Мәтәскә мәктәбе

3 – Арчаның 7нче мәктәбе

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев