erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте.

«Шул рәвешле Россиядә һәр кешенең үз-үзенә пенсия туплау системасы, ягъни тупланма модель системасы юкка чыгарыла», — дип билгеләп үтте ул.

Сәясәтче медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне дәүләткә йөкләүне, төзәтмәләрдә тәкъдим ителгән тагын бер мөһим өлеш дип атады

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Миңа калса бу вазгыять [коронавирус] АКШ кебек илләр сайлаган юлның дөрес булмавын күрсәтте. Болар бик бай илләр, әмма алар дәүләт күләмендәге солидар медицинаны түгел, ә иминият медицинасы системасын сайлады. Бу АКШның дөньякүләм эпидемия үзәгенә әверелүнең бер сәбәбе булды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X