Пошалымнар бәхетле халык (ВИДЕО)
Безгә бу турыда Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова сөенеп хәбәр итте.
Пошалымнар бәхетле. Аларга концертны килеп, бушка куеп китәләр. Әле менә яңа гына авылдашлары Рамил Шәрәфиев бер төркем үзешчәннәр белән Әтнәдән килеп, Югары Пошалымда менә дигән концерт куйдылар. Зал шыгрым тулы иде. И-и, авыл халкы яратты концертны. Рамилга, әтнәләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Рамилнең әтисе Ринат Шәрәфиев бик матур итеп шигырьләр яза. Менә нинди иҗади шатлә бу! Халыкны куандырганнары өчен Алланың рәхмәте яусын аларга, исән-сау булсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев