“Апушның тылсымлы төшләре”: Арчада Тукай иҗаты яңача
20 апрель көнне Арча районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» премьерасы узды.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, аның әсәрләренә нигезләнгән беренче библиоперфоманс (геройлар белән җанлы тамаша-спектакль) үзәк балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Китапханә каршында эшләүче «Сәйлән» балалар китап театр студиясенең кечкенә артистлары эчтәлекле музыкаль тамаша күрсәтте. Спектакль Габдулла Тукайның әкиятләренә нигезләнеп, бүгенге күзлектән чыгып куелган. Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык, Акбай, йорт ияләре Сәгъди абзый гаиләсенә килеп эләккән Апушның төшләре аша тасвирланды. Күз яшен чыгарырлык мизгелләр дә, рәхәтләнеп көлерлек күренешләр дә бар иде. Сәхнә бизәлеше, костюмнар, актерларның уйнавы – бар да югары дәрәҗәдә, һәр нечкәлеге уйланып эшләнелгән.
Тамаша ахырында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәр катнашучыга, спектакльне куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Спектакльнең авторлары – балалар китапханәсе хезмәткәрләре, режиссеры Адилә Нотфуллина, биюләр куючы Аида Ондрина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
- Безнең районда бер генә балалар театр студиясе бар иде, хәзер алар икәү булды. Бүгенге тамаша чын мәгънәсендә професионаллар уйнаганга тиң иде. Эшегез дәвамлы булсын, – диде Илфар Әюпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев