erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раян урманны үзе үстергән

Күпербаш ягыннан Казиле авылына килеп кергәндә үзеңне урманда кебек хис итәсең

“Урманчы“ үзе дә иң кырый йортта яши. “Ел саен яз да, көз дә агач утыртам, – ди Раян Нигъмәтҗанов. – Менә боларын быел яз утырттым“. Каршыдагы тау битләрендә дә чыршы, наратлар хозурлык биреп утыра.
– Мин үземне урамга чыккач урманда кебек хис итәм, һавасы гына ни тора! 1995 елда агач утырта башлаган идем, әлегә кадәр утыртам, быел яз 30 төп утырттым, – ди ул. 
Раян белән шул агачларга карап сокланып йөрибез, әкренләп аның тормыш йомгагын сүтәбез. “Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктәге училищеда укыдым. Шуннан 18 ел тракторда эшләдем мин. Армиядә хезмәт иткәндә генә аерылып  тордым. Әти белән бергә эшләдек. Тора-бара күпме яшьләрне эшкә өйрәттем.  1983 елда Сәлим абый (колхоз рәисе) механик итеп куйды“.

Шул елларда Киров исемендәге колхозда Мәскәүнең җир ресурслары институты туфрак эрозиясенә каршы көрәш буенча тәҗрибәләр уздыра иде. Әлеге звенога Валерий дигән рус кешесе җитәкчелек итте. Звенода нигездә колхозчылар эшләде. Раян да шунда билгеләнгән. Болар коры елгаларга, ерганакларга читән тоттылар, ерганаклар “үсүдән“ туктады. Аларның эш нәтиҗәләрен бүген дә күрергә була әле. Шунысы игътибарга лаек: ул чакта җир турында Мәскәүдән үк кайгырталар иде!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тәҗрибә участогына “Москвич“ машинасы биргәннәр, тик аны Мәскәүгә барып аласы! – ди Раян. – Шоферларга әйтеп карыйлар, әмма алар курка. Шуннан жирәбә миңа чыкты. Тракторчы башым белән Мәскәүгә киттем. Кызыл төстәге машина, номеры да хәтердә – 57–64. Йөртә беләм инде үзе. Тик анда чат саен  светофор, мин кызыл утка да кереп китәм икән. Бер ГАИ инспекторы туктатты: “Син болай итеп барсаң, бөтенләй кайтып җитә алмыйсың!“ – ди. Үзе дә татар булып чыкты: “Татар булганың өчен генә беркетмә төземим, – диде“.
Бер ай буе машина Раяннарның ишегалдында тора. Мәскәүгә бару ярап куя: автомеханик итәләр Раянны. “Москвич“ та үзенә эләгә. Әтнәдәге техникумда укып диплом да ала. 1990 елдан колхозның баш инженеры. 1995 елдан Күпербаш авыл Советы рәисе. “Башта риза булмаган идем, – ди ул. – Колхоз рәисе: “Газлы буласың килсә, каршы килмә!“ – ди. Ничек инде газлы буласы килмәсен? Ул клуб, мәктәпләрне җылыту иң зур проблемаларның берсе иде бит. Яңа рәис гадәттәгечә җиң сызганып эшкә тотына. 
Районда беренче булып социаль объектлар тулысынча газлаштырыла, җыелышларда, киңәшмәләрдә үрнәк итеп куялар.

Раян Нигъмәтҗанов бүген дә игелекле хезмәттә: менә 13 ел инде “Водоканал-Сервис“ ширкәтенең Казиледәге су кудыру станциясендә Арчага су кудыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев