erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов: “Яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек”

2 октябрьдә Арча район мәдәният йортында якынлашып килүче Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Игътибар үзәгендә районыбыз укытучылары, тәрбиячеләре һәм бу өлкәдә хезмәт куйган ветераннар иде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче мактауга лаек райондашларыбыз төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов бәйрәм ияләрен сәламләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 – Үз гомерен иң изге эшкә, мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Белем дөньясы серләрен ачарга, матурлыкны күрә белергә, мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек. Кайда гына булса да үз сыйфатларын югалтмый, күңел җылысы өләшә. Эшегезнең нәтиҗәсе куанычлы, киләчәге ышанычлы булуын телим, – диде ул.

 Сәхнәгә беренче булып РФ Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнүче укытучылар чакырылды. Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева, Арча 7нче мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Галимова, Арча 1нче мәктәбенең физика укытучысы Гөлниса Гарипова, Арча 6нчы мәктәбенең математика укытучысы Гөлсирә Гыйльметдинова, Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова, Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова, Арча педагогика көллиятенең рус теле укытучысы Ильвира Сәфәрова – 2025 елның иң яхшы мәгариф хезмәткәрләре дип аталды.

Күп еллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Г.Курсави исемендәге лицейның физика укытучысы Диләрә Гәрәева һәм Яңа Кенәр интернат-мәктәп укытучысы Рүзилә Низамова бүләкләнделәр.

Арча районы башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияровка РФ Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең “Социаль партнерлык өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. Әлеге бүләк республиканың мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре арасында күпьеллык нәтиҗәле эш һәм социаль партнерлыкны ныгыту өчен беренче мәртәбә бирелде.

– Хөрмәтле коллегаларыма акыллы балалар, аңлаучы әти-әниләр телим. Эшләрегездә уңышлар, күңелегездә тынычлык булсын. Хезмәт ветераннарын икеләтә бәйрәмнәре белән котлыйм, - диде Рамил Мөхәмәдияров

Бәйрәм белән шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та котлады.  

Бүләкләүләр һәм тәбрикләү сүзләре укучылар һәм укытучылар катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев