Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция зонасында булып кайтты
Барлык егетләребез исән-сау тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дип тели ул.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Донецк һәм Луганск халык республикаларында эшлекле сәфәрдә булып катйкан. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.
“Бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучы геройлар белән очраштык. Егетләр аларга ярдәм күрсәтүче барлык райн халкына, предприятие, агрофирма җитәкчеләренә, ветераннарга, пенсионерларга, хезмәт коллективларына, волонтерларга, бигрәк тә сугышчан хәрәктләр ветраннарына, Яңа Кенәр авылы эшмәкәрләренә һәм халкына гуманитар ярдәм җыйган һәм илткән өчен зур рәхмәтләрен белдерде.
Барлык егетләребез дә исән-имин, таза-сау һәм тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар!”, – дип яза Илшат Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев