erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район Советы утырышында район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды

16 апрельдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 39нчы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “Арча муниципаль районының 2023 елга бюджеты үтәлеше проекты турында“, “Арча муниципаль районының 2024 елның 1 кварталында бюджеты турында“, “Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районында 2023 елда кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген саклау турында“гы һәм муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар намуслы хезмәтләре, Татарстан Республикасының җәмәгать-сәяси тормышында актив катнашулары өчен һәм 65 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны, районның хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызына, район Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе Мифтахетдинова Надия Равил кызына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X