Район иҗтимагый советының күчмә утырышында
Иртәдән башланып кичке сәгать 3кә кадәр дәвам итте ул.
Бүген район иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды. Ул Ташкичү авыл җирлегендә булды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин каршы алды һәм әлеге җирлектәге тормыш белән таныштырды. Иң элек юл уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсенә тукталдык. Әлеге Арча-Яңа Кенәр юлындагы чишмәдән су алырга туктыйлар. Урыны да матур, чишмә суы да тәмле. Аннан Ташкичү авылына юл тоттык. Ташкичү районның абруйлы хирургы Әнвәр Вафинның туган авылы. Төп йортта энесе Айдар гаиләсе белән яши. Мал табибы булып эшли. Абыйлы-энеле Вафиннан үзләре янындагы чишмәне төзекләндерәләр. Тимер басма да ясап куялар. Чишмә чыккан урынга бурадан өйчек ясап куелган. Чишмә көчле, ургылып ага.
Алга таба Ташкичү авылындагы Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенә кердек. Анда безне Рәдис хәзрәт Галәветдинов каршы алды һәм мәчетнең тарихы турында һәм бүгенге көне турында сөйләде. Рәдис үзе 12 балалы гаиләдә туып-үскән ир-егет.
Ташкичү мәдәният йорты тормышы, Ташкичү мәктәбендә Рузалия Насыйбуллина иҗаты белән танышып, мәктәптәге Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булып, юлыбызны дәвам иттек.
Иске Ашыт мәдәният йортында безне якташыбыз халык җырчысы Фердинанд Фәттерахманов мәдәният хезмәткәрләре белән каршы алды. Биредә без гомере буе мәдәнияткә хезмәт иткән Сәяра Фәттерахманова музее белән таныштык.
Ашытбаш авылында мәктәптә, күп итеп мал асраучы Рәис Шәкуров шәхси хуҗалыгында, Иске Кенәрдә Марсель Фәттахов хуҗалыгында булдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев