erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Районыбызда «Арча читекләре» фестивале булачак

22 августта Арчаның Үзәк стадионында «Арча читекләре» дип исемләнгән Республикакүләм этно-фестиваль узачак.

Фестивальгә күрше-тирә районнардан да иҗат коллективлары киләчәге билгеле. Бу турыда фестивальне оештыручылар хәбәр итә. 

Арча район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусов әйтүенчә, фестивальнең концерт программасында фольклор, хореография коллективлары, ансамбльләр, инструменталь уен коралларында чыгыш ясаучылар катнаша ала. Гаризалар 17 августка кадәр кабул ителә. Иҗат коллективлары өчен «Читегемне күрегез!» дигән бәйге дә игълан ителгән. 

Узган ел «Арча читекләре» Кылачы авылында үтсә, быел ул республика күләмендә, Татарстанның калган районнары катнашында узар дип планлаштырыла.

Арчаның үзәк стадионындагы милли йортларда интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Килгән кунаклар, катнашучылар читек тарихын чагылдырган күргәзмә белән таныша һәм күн мозаикасы, «Казан җөе», читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнаша алачак. Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» милли костюмнар театры чыгышы да көтелә.

 

Фестивальнең нигезләмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев