http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Рамил Шәмсетдиновның эше буенча суд башлана

Былтыр Чита өлкәсендә бөтен Русияне шаулаткан канлы вакыйга булды: армия хезмәтенә алынган Төмән егете Рәмил Шәмсетдинов 8 кешене атып үтерде.

Ул бу адымга түземлеге беткәннән барганлыгын әйтте. Имеш, аны өч тәүлектән артык йоклатмаганнар, башы белән унитазга тыкканнар... Каравылдан кайтышлый ул коралын тапшырмый ут ача һәм ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтерә.  

Рәмил Шәмсетдиновның үзен дә каза күрүче итеп таныдылар. Хәрби частьтә уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепләнүче Руслан Мухатов гаебен тулысынча таныган, шуңа эшне аерым очрак итеп карауны сорап гариза язган.

Җинаять эше аерым очракта каралган хәлдә судка  шаһитларны, каза күрүчеләрне чакырмаячаклар, тиешеннән йомшаграк җәза биреләчәк.   Рәмил Шәмсетдинов бу гамәл белән риза булмавын белдереп, эшне гомум тәртиптә карауларын сорап гариза язган.

Бу турыда аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән.Шәмсетдинов әлеге вакытта Мәскәүдә экспертизада. 

Реклама
2VtzqxaTAbC

Чыганак һәм фото: brl.mk.ru

Автор : Әсәдуллина Эльвира --- Өмет

 https://matbugat.ru/news/?id=28103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев