erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рәхмәт әнием

Носы мәктәбеннән хәбәрләр

МХОда катнашучы хәрбиләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашу.

Бүген безнең Носы мәктәбендә танылган журналист, язучы Гөлүсә Закирова катнашында,  Әниләр көне унаенннан, махсус хәрби операциядә  катнашучы егетләрнең әниләренә багышланган “Рәхмәт, әнием...” дип исемләнгән кичә булып узды.

 

 Әлеге чараның төп максаты– МХОда катнашучы яугирләрнең әниләренә һәм тормыш иптәшләренә ярдәм итү, рухи көч өстәү. Очрашуны оештыручылар улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен әниләргә рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм сабырлык теләделәр.

Мәктәбебезгә танылган журналист,”Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе директоры – баш мөхәррире Гөлүсә Закирова кайтты.Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган энесе, Илнур Закировка багышлап язылган “Энекәш”повесте белән таныштырды. Бу әсәр махсус хәрби оперциядә катнашучы егетләргә аларның туганнарына бөтенләй икенче күзлектән карарга уйланырга мәҗбүр итә. Бу повестьны тетрәнмичә, күңел аша үткәрмичә уку мөмкин түгел.Укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 Кайнар нокталарга барып, егетләргә ярдәм оештыручы олы йөрәкле волонтер апаларыбыз – Гөлфия Мәгьсүмова Һәм Тәнзилә Вәлиеваның чыгышы безнең күңелләрне дулкынландырды. Алар яугир егетләр белән очрашулары турында сөйләделәр. Егетләребезгә безнең ярдәмебез һәм теләктәшлегебез кирәклегенә басым ясадылар. Кичәдә  катнашучылар хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, биюләр башкарылды, олы  рәхмәт сүзләре, изге теләкләр әйтелде. Әниләргә шундый батыр ул үстерүләре өчен җылы теләкләргә кушып, Рәхмәт хаты  тапшырылды. Кичәдә катнашучылар оештыручыларның күрсәткән хөрмәтенә, чиксез рәхмәтләрен җиткерделэр. Очрашу ахырында истәлек фотосы ясалды. Чәй табыны артында дәвам итте.
#ГодЗащитникаОтечества
#ВстречаУчастниковСВОиЧленовИхСемей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре