Кулланучылар хокукларын яклау темасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга керткән өлеше өчен редакциябез вәкилләре республика дәрәҗәсендә югары бәя алды
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртудагы казанышлары өчен» номинациясендә «Арча» радиосы алып баручысы Гөлнара Ситдыйкова грамота белән бүләкләнде. Шулай ук «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яктыртуда активлык өчен» номинациясендә редакциябез дә грамоталы булды.
Әлеге бүләкләр кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга, аларны актуаль мәгълүмат белән тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең мөһимлеген күрсәтә. Алга таба да бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бару планлаштырыла.
Нет комментариев