erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Республикакүләм волейбол турнирында Арча командасы җиңү яулады

12-14 декабрьдә «Арча» спорт комплексында авыл районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте кубогына ярышлар узды

Традицион республикакүләм волейбол турниры «Уңыш» физкультура спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов истәлегенә берничә ел уздырылып килә. Быелгы ярышлар Арча спорткомплексында узды.

Турнирны ачылу тантанасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов,Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Овощников, 23 ел дәвамында Арча район спорт комитетын җитәкләгән легендар спортчы Равил Хәйруллин һәм Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин катнашты.

«Видади Махмудов республикабызда авылларда, районнарда спортны үстерү буенча зур эш башкарды, күп еллар дәвамында киң масштаблы ярышларны уңышлы оештырды. Аның вафатыннан соң, ул башлаган эшне дәвам итеп, һәр елны шушындый ярышлар уздырабыз», – диде Мансур Кәримов.

Ярышларда 14 ир-ат һәм 5 хатын-кыз командасы катнашты. Арча, Мамадыш, Буа, Саба, Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Аксубай, Апас районнары командалары арасында өч көн дәвамында ярышлар барды. 

Мәхмүдов Видади истәлегенә багышланган Татарстан районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыятенең Иң көчлеләр Кубогы җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде: 

Ирләр командалары арасында:
1 урын – Арча районы командасы
2 урын – Мамадыш районы командасы
3 урын – Саба районы командасы

Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын – Саба районы командасы
2 урын – Алексеевск районы командасы
3 урын – Арча районы командасы.

Зөлфинә Кәлимуллина һәм Илсаф Вәлиев Арча районы командасының иң яхшы уенчылары дип танылды

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев