Роспотребнадзор белгечләре битлек һәм перчатка киюнең ни өчен мөһим икәнен аңлатты
Роспотребнадзорда аңлатуларынча, урамда чагында битлекне һәм перчатканы берничә тапкыр киеп-салырга ярамый.
Урамда битлек һәм перчаткаларда йөрергә кирәк, чөнки социаль дистанцияне һәрчак саклау мөмкин түгел. Бу хакта Роспотребнадзор мәгълүматларына таянып, РИА Новости яза.
Җәяүлеләр кичүендә яки тукталышларда кешеләр бер-берсенә якын тора. Бу вакытта битлек һәм перчатка кию аеручы мөһим. Ведомствода аңлатуларынча, урамда чагында битлекне һәм перчатканы берничә тапкыр киеп-салырга ярамый. «Шул рәвешле саклану чыраларыннан инфекция тире катламнарына җиңел үтеп керергә мөмкин», — дип билгеләп үттеләр белгечләр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев